«Язгы гөлләмә» мастер-классы (6+)

Һәрберебез үзенчәлекле, әмма шул ук вакытта файдалы бүләкләр алу турында хыяллана.  Шундыйларның берсе конфетлардан ясалган гөлләмә, ул һәркемнең күңеленә хуш килер иде.  Конфетлардан матур һәм үзенчәлекле гөлләмәне 23 нче санлы китапханәдә Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган «Язгы гөлләмә» исемле конфетлардан гөлләмә ясау буенча мастер-класста ясап карарга мөмкин булды.  

All-focus
All-focus
23ф.Мастер-класс Весенний букет (8)
All-focus

Әлеге гөлләмәне ясау өчен ак, алсу һәм кызгылт-сары төсләрдәге гофр кәгазь; зур булмаган конфетлар; агач таякчыклар; пистолетлы клей; сизаль; канцелярия пычагы; кайчылар; линейка; тейп-лента әзерләнде.
Китапханәче куркынычсызлык техникасы буенча әңгәмә уздырды һәм катнашучыларга эш барышын адымлап аңлатты.  
Катнашучылар, тәкъдим ителгән идеяләрне кулланып һәм фантазияләрен күрсәтеп, әниләренә үзенчәлекле матур гөлләмә җыйды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: